Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама кешесе хезмәттәшенә бирәм дип, мошенникларга 35 мең сум акча күчергән

55 яшьлек түбәнкамалы мошенникларга ышана һәм аларга үз акчасын күчерә.

Зыян күрүче сөйләвенчә, 27 мартта аңа хезмәттәше Светлана исеменнән хәбәр килә. Хатын-кыз 35 мең сум бурычка биреп торуын сорый, моны ул заказ өчен түләргә кирәк булуы белән аңлата, имеш, аның картасында переводлар лимиты куелган.

Хезмәттәше белән 20 елдан артык таныш булганга, ир шунда ук ярдәм итәргә ризалаша. Шуннан соң зыян күрүче Светланага шалтырата, ләкин хатын-кыз трубканы алмый.

Шуннан соң гына түбәнкамалы, хезмәттәшенең аккаунтында, минем исемнән акча сорасалар, күчермәгез дигән хәбәрне күрә. Ир-ат полициягә мөрәҗәгать итә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев