Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама кешесе үзенең туган көнендә мошенникларга ярты миллион сум «бүләк иткән»

Хатын-кыз танышу сайты аша зур афера корбаны була.

Түбән Камада 42 яшьлек җирле хатын-кыз үзенең туган көнен полиция бүлегендә каршылый — хатын-кыз танышу сайты аша зур афера корбаны була.

Аның сүзләренчә, быел май аенда ул танышу сайтында Виктор исемле ир-ат белән таныша. Ир аның ышанычын бик тиз яулый, затлы тормыш һәм инвестицияләрдән югары керемнәр турында сөйли. Тиздән Виктор аны «уңышлы брокер» белән таныштыра, ул хатын-кызны инвестицияләр турындагы кушымтаны телефонына урнаштырырга күндерә.

Мошенникларның дистанцион җитәкчелеге астында түбәнкамалы берничә банкта кредит карталары рәсмиләштерә. 1 000 сумлык беренче «табыш» аны илһамландыра, һәм тиздән ул җинаятьчеләр счетына 540 мең сумнан артык акча күчерә. Хатын-кыз акчаларны кире алырга тырышып карый, ләкин тиздән моны эшләү мөмкин түгеллеген аңлый.

Түбән Камада яшәүче хатын-кыз мондый алдау схемалары турында белүен, ләкин танышу сайты аша аларга эләгү мөмкин булуын уйламавы турында сөйли. Мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев