Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама кафесында низаг башлаучыны тоткарлаганнар — ул эзләүдә булып чыккан.

Тоткарланучыга карата РФ Җинаять кодексының «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Шәһәрнең бер кафесында низаг китереп чыгарган түбәнкамалыны тоткарлаганнар — аның инде элек тә эзләүдә булган кеше икәнлеге ачыкланган. 

«Росгвардия»нең ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре куртка урлауда шикләнелгән 49 яшьлек ир-атны тоткарлаган. 

Кичен росгвардиячеләрне Химиклар проспектындагы кафега чакыру була. Соңыннан ачыкланганча, кафега килгән кеше белән оешма хезмәткәре арасындагы низаг килеп чыгу сәбәпле, «тревога» төймәсенә басканнар. «Калай әтәч» тоткарланган һәм полициягә китерелгән.

Полиция хезмәткәрләре, тикшерү барышында, тоткарланучының Гагарин урамындагы сәүдә үзәгендәге кибеттән ике куртка урлауда шикләнелү буенча эзләүдә булуын ачыклаганнар. Урлау бер атна элек булган, ә товар җитмәүне кибет хезмәткәрләре алмашыну вакытында гына белгәннәр. Урлау факты теркәлгән видеокүзәтү камераларыннан язмаларны карап, алар полициягә шалтыратканнар. 

Тоткарланучыга карата РФ Җинаять кодексының «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә «Росгвардия»нең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев