Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама автоинспекторлары велосипедта йөрү кагыйдәләрен искә төшерде

Велосипедчының өстәмә куркынычсызлык чаралары булырга тиеш: болар — шлем, аякка һәм кулга киелә торган махсус саклагыч җайланмалар.

Җылы һава торышы урнашуга, Түбән Камада велосипедта һәм самокатларда йөрүче балалар күбрәк очрый. Шуңа бәйле рәвештә ЮХИДИ хезмәткәрләре куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерә.

14 яшькә кадәрге велосипедчылар тротуарларда һәм велосипедта йөрү өчен махсус билгеләнгән юлларда гына хәрәкәт итәргә тиеш. Машина юлында велосипедта йөрү, велосипедчылар өчен махсус юл булмаган очракта гына һәм 14 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә генә рөхсәт ителә.

Моннан тыш, велосипедчының өстәмә куркынычсызлык чаралары булырга тиеш: болар — шлем, аякка һәм кулга киелә торган махсус саклагыч җайланмалар.

Көннең караңгы вакытында киемдә һәм велосипедта яктылык кайтаручы элементлар булу мөһим. Юлны аркылы чыккан вакытта велосипедтан төшәргә киңәш ителә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев