Түбән Кама автоинспекторлары парковкалар буенча рейдлар уздырды
Хокук бозучыларга беркетмәләр төзелде
Түбән Кама ДАИ инспекторлары физик мөмкинлекләре чикләнгән автомобильчеләр өчен махсус урыннар булган парковкалар буенча рейдлар уздырды.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре инвалидлар өчен парковка урыннарының һәркем файдалана алырлык булуын тикшерделәр һәм бу урыннарны әлеге категориягә катнашы булмаган машина йөртүчеләр биләгән очракларны ачыкладылар.
Мондый хокук бозучыларга беркетмәләр төзелде. Штраф күләме 5 мең сум тәшкил итә.
2024 ел башыннан Түбән Камада инвалидлар өчен урыннарда парковка кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка 120дән артык машина йөртүче җәлеп ителгән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлегенең матбугат хезмәте.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев