Түбән Кама автоинспекторлары куркынычсызлык каешлары буенча рейд үткәрде
20 машина йөртүчегә хокук бозу турында беркетмәләр төзелде.
Түбән Кама автомобильчеләренә куркынычсызлык каешларының мөһимлеген искә төшерәләр. Шул максаттан кичә ГАИ хезмәткәрләре профилактик рейд уздырды.
Инспекторларның бурычы штрафлар язу түгел, ә шәһәр халкына шәхси куркынычсызлыкның никадәр мөһим булуын искә төшерү.
«2025 елның 7 аенда Түбән Кама муниципаль районы территориясендә 97 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3 кеше һәлак булган һәм 119 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Әлеге аварияләрнең бер өлеше машина йөртүчеләрнең яки пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре аркасында килеп чыккан», — дип хәбәр итте юл-транспорт һәлакәтен пропагандалау буенча ГАИ инспекторы Ландыш Фәрхетдинова.
ГАИ мәгълүматлары буенча, алгы утыргычта эләктерелгән каеш авариядә исән калу мөмкинлеген 50 процентка, арткы утыргычта — 25 процентка арттыра. Ә автомобиль әйләнеп капланган очракта исән калу ихтималы 5 тапкырга югарырак була. Шуңа күрә мондый профилактик рейдлар бик кирәк. Кичә генә дә 20 машина йөртүчегә хокук бозу турында беркетмәләр төзелде. Хәзер алар 1,5 мең сум штраф түләргә тиеш. Әмма иң мөһиме — бу гади кагыйдә кеше тормышын саклап калырга мөмкин.
Моңа кадәр «Куркынычсызлык каешы» операциясен 5 августтан 14 августка кадәр үткәргәннәр иде инде. Ул вакытта ГАИ хезмәткәрләре 333 беркетмә төзегән. Ел башыннан бирле Түбән Кама муниципаль районында барлыгы 4 347 машина йөртүчегә һәм аларның пассажирларына штраф салынган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев