Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Кама автоинспекторлары балаларга юлдагы хаталар турында сөйләде

Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре шәһәр читендәге лагерьларда балалар белән әңгәмәләр үткәрә.

Мондый чаралар барышында алар машина юлында җәяүлеләр һәм велосипедчыларның йөрү кагыйдәләре, автомобиль салонында үз-үзләрен тоту кагыйдәләре, тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементларны куллану һәм башкалар турында сөйли.

«Балалар һәм яшүсмерләр күпчелек вакытларын урамда үткәрәләр, димәк, юл-транспорт һәлакәтенә эләгү куркынычы алар өчен шактый арта. Шуңа күрә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре җәйге лагерьларда ял итүче балалар белән төрле чаралар, уеннар, әңгәмәләр үткәрә», — дип яза Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте.

Шулай ук автоинспекторлар мәктәп укучыларына юл хәрәкәтенең яшь катнашучылары иң еш ясый торган хаталар турында сөйләде.

«Мондый очрашулар нәтиҗәсендә мәктәп укучылары юлны велосипедка утырып чыгуның куркыныч булуын аңладылар. Моннан тыш, җәяүлеләр кичүе буенча хәрәкәт иткәндә кесә телефонын кулланырга яки музыка тыңларга ярамый», — дип билгеләп үтә ГАИ хезмәткәрләре.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев