Төнлә булган афәт
Смыловка авылында янгын чыккан.
Ут узган шимбә төнге сәгать 1ләр тирәсендә чыккан. ТРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, ялкын торак йортны, сарайны һәм вагончыкны камап алган.
Башта бу урынга җирле ирекле янгын сүндерү дружинасы килеп җиткән. Аларны каршы алган хуҗалар йорт-җирдә беркемнең дә булмавын әйткәннәр. Янгын сүндерүчеләргә авыл халкы да ярдәм иткән. Бер сәгать эчендә йорт, сарай һәм эчендә булган әйберләр белән вагончык янып беткән. Янгын мәйданы 82 квадрат метр тәшкил итә. Бәхеткә, корбаннар юк. Янгын сәбәпләре ачыклана.
Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев