Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Полиция хәбәр итә

Телефоннан янаганнар: түбәнкамалы мошенникларга ышанып 260 мең сум акчасын югалткан

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе буенча («Мошенниклык») җинаять эше кузгатылган.

Түбән Камада яшәүче 54 яшьлек хатын-кыз мошенникларга ышанган һәм акчасын югалткан.

Зыян күрүче сөйләгәнчә, мессенджерда аңа элеккеге җитәкчесе исеменнән хәбәр килгән. Ул тиздән аның белән ФСБ вәкиле элемтәгә керәчәк, дип кисәтә.

Берничә секундтан түбәнкамалы белән үзен ведомство вәкиле дип таныштырган кеше элемтәгә керә. Ят кеше хәбәр иткәнчә, хатын-кызның банк счетына чит кеше үтеп кергән һәм хәзер барлык акчаларны Украина хәрби көчләренә ярдәм итүгә күчерергә тырыша.

Хатын-кызны аның законга каршы гамәлләрдә катнаша башлавы белән куркыталар. Үз-үзен «куркынычсызландыру» өчен аңа чит кеше әйтеп биргән счетка акча күчерергә киңәш ителә.

Соңыннан гына зыян күрүче 260 мең сумны мошенникка күчерүен аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе буенча («Мошенниклык») җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев