Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Телефон мошенниклары Түбән Кама студенткасының 185 мең сум акчасын урлаган

Җинаять эше кузгатылган.

Түбән Камада 21 яшьлек студент кызны телефон мошенниклары алдаган һәм карталардагы барлык акчаларыннан мәхрүм итеп, кызны кредит алырга мәҗбүр иткәннәр.

Бу юлы да алдакчылар корбан исеменә рәсмиләштерелгән кредит схемасн куллана. Кыз белән Үзәк Банкның ялган хезмәткәре сөйләшә, ул аны кредитны ябар өчен яңасын ачарга кирәк булуына ышандыра.

Кыз банкның мобиль кушымтасында 150 мең сумлык кредит картасын ача, акчаларны үзенең дебет картасына, ә аннары аларны «имин» счетка күчерә. Шуннан соң мошенник аның барлык карталарын яңадан чыгарырга кирәк дип аңлата, ләкин аңа кадәр бу карталардагы акчаларны шулай ук «имин» счетка җибәрергә кирәклеген әйтә.

Гомумән алганда, мошенниклар студент кызны 185 мең сумга алдый.

159 нчы «Мошенничество» статьясының 2 өлеше буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев