Түбән Камада тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан ир-атны бәрдергәннәр
13 июль көнне кичке сәгать дүрттә Октябрьнең 50 еллыгы һәм Спорт урамнары киселешендә юл-транспорт һәлакәте булган.
«Лада Калина» машинасын йөртүче 53 яшьлек ир сулга борылган вакытта тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан 69 яшьлек ир-атны бәрдергән.
Нәтиҗәдә, зыян күрүченең тез буыны җәрәхәтләнгән. Ир-атны хастаханәгә китергәннәр. Тиешле ярдәм күрсәткәннән соң табиблар аны өенә кайтарып җибәргән.
Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев