Татарстанда ЮХИДИ хезмәткәрләре трассада машина йөртүчегә ярдәм иткән
Казан – Оренбург юлында кизү торган Алексеевск районы буенча ЮХИДИ бүлеге инспекторлары – полиция капитаны Руслан Шакиров һәм полиция лейтенанты Алексей Макаров юл читендә авария сигнализациясе кабынган машина торуын күргәннәр.
Билгеле булганча, автомобиль сүнгән, ә йөртүчесе аны кабызырга тырышып, аккумуляторын “утырткан”. Инспекторлар эвакуатор чакыртып, йөртүчене патруль машинасында җылытканнар, кайнар чәй эчергәннәр. Техник хезмәт килеп җиткәч, ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларын дәвам иткәннәр.
Фото: Ландыш Фәрхетдинова
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев