«Сити Молл» каршында җәяүлене бәрдергәннәр
Дүшәмбе, 5 сентябрь көнне, көндез Түбән Каманың Химиклар проспектындагы «Сити Молл» сәүдә үзәге каршында җәяүле хатын-кызны бәрдергәннәр.
Бу хакта социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итә.
Әлегә зыян күрүченең хәле турында берни дә билгеле түгел. Урында полиция хезмәткәрләре һәм табиблар эшли. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев