Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Полиция хәбәр итә

Барыбер тотылган

Түбән Кама полиция хезмәткәрләре бакча карагын кулга алган. Моңа кадәр инде хөкем ителгән 35 яшьлек адәм Корабельная роща бакчаларындагы өйләрдә «эш иткән». Үзе Яңа Чишмә районында яши икән.  
Чираттагы урлаудан соң, автомобиле «Таврия-2» үлчәү-тикшерү постында туктатылган. Салонда исә урланган әйберләр табылган. Тикшерү вакытында ачыкланганча, карак бакча өйләренең тәрәзәләрен яки ишекләрен ватып кергән. Быел майдан июльгә кадәр урланган әйберләрнең гомуми бәясе 100 мең сумнан арткан.  Барлыгы 24 очракны ачыклый алганнар. «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, ир рәшәткә артына утыртылган. 
Түбән Кама эчке эшләр идарәсе бакчачыларны милекләренә игътибарлы булырга кирәклеге турында кисәтә: бакчада кыйммәтле әйберләр калдырмагыз, билгесез кешеләрне кертмәгез, нык ишек, ә тәрәзәләргә рәшәткә куйдырыгыз, бакчага ешрак йөрегез, якын-тирәдә яшәүчеләргә йортыгызга күз-колак булуларын сорагыз. Ә инде төшеп, нәрсәне дә булса урлаганнарын ачыкласагыз яки бакча тирәсендә шикле затларны күрсәгез, полициягә хәбәр итегез. 

Көнләшкән, дип аклана

Хатынын үтерүдә гаепләнгән ир кулга алынган. 
Газетаның узган санында, Тынычлык урамында 30 яшьлек хатын мәете табылганы турында язган идек. Тәнендә күп санлы чәнчү эзләре дә булган. 
Җинаятьчене «кайнар эзләр» буенча тапканнар. Бу хатынны бергә яшәүче 27 яшьлек ире үтергән икән. Ачыкланганча, ул аннан көнләшеп, тавыш чыгарган һәм шешә ватыгы белән муенына алты тапкыр чәнчегән. Хатынның ике баласы булуы да билгеле. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара. 

Көтелмәгән үлем

Түбән Уратма авылында 69 яшьлек ирне бал кортлары чагып үтергән. 
Бу көнне ул оныклары белән балык тотарга киткән булган. Кинәт аларга бал кортлары күче һөҗүм иткән. Бабай оныкларны гәүдәсе белән каплаган. Балалар качып котылган, ә иргә укол ясап, хастаханәгә алып китсәләр дә, табиблар гомерен коткарып кала алмаган. Ул анафилактик шоктан үлгән. 
Түбән Уратмада барлыгы 650 дән артык умарта бар. Умартачылар әйтүенчә, зарланучылар да, янап килүчеләр дә бар.  Бал кортын күргәч, күбесе кулларын болгый, кагына, ә моны эшләргә ярамый. Тик менә хәзер нишләргә? Бал кортларына карата җинаять эше ачып булмый бит инде. Шушы көннәрдә ветеринарлар якындагы умарталарны тикшерәчәк икән. Аннан күз күрер. 

Монысы – алтынычысы

Түбән Камада тагын бер кеше батып үлгән. 
«Шишкин хутор» бакчачылык ширкәте янындагы Ореховое күлендә иртәнге сәгать 5 тә 56 яшьлек ир мәете табылган. Соңрак ачыкланганча, ул су коенганда баткан. Быел бу – алтынчы батып үлү очрагы. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев