Пермь кешесе Түбән Камада исерек килеш руль артына утырган һәм хокуксыз калган
Мотоцикл конфискацияләнгән.
Түбән Кама шәһәр судында Пермь өлкәсеннән килгән кешенең җинаять эше каралды. Ир-ат быелның 17 апрелендә исерек килеш мотоциклда йөргәне өчен тоткарланды.
Ачыкланганча, әлеге ир-атка карата 2017 елда ук шундый гамәлләре өчен җинаять эше кузгатылган булган.
Пермьлегә 300 сәгать мәҗбүри эш билгеләнгән һәм 2 ел 10 айга хокукыннан мәхрүм ителгән. Мотоцикл исә конфискацияләнгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев