Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Пенсиясен яңадан исәпләргә вәгъдә иткән мошенникларга ышанып, түбәнкамалы 135 мең сум акчасын югалта

Башта зыян күрүчегә таныш түгел хатын-кыз шалтырата һәм аңа пенсиясен яңадан исәпләячәкләрен, соңыннан компенсация биреләчәген хәбәр итә.

Үзләрен Пенсия фонды хезмәткәре дип күрсәткән мошенниклар Түбән Камада яшәүче 60 яшьлек хатын-кызны 135 мең сумга алдаган.

Башта зыян күрүчегә таныш түгел хатын-кыз шалтырата һәм аңа пенсиясен яңадан исәпләячәкләрен, соңыннан компенсация биреләчәген хәбәр итә.

Түбәнкамалы үзенең хезмәт кенәгәсендә чыннан да бөтен хезмәт стажы күрсәтелмәгәнен белә, шуңа күрә әңгәмәдәшенә ышана да. Таныш булмаган хатын СМС-хәбәр буенча килгән «талон» номерын әйтеп бирүне сорый.

Аннары пенсионер хатынга үзен Федераль казначылык хезмәткәре дип таныштырган ир-ат шалтырата. Әйтүенчә, мошенниклар хатын-кызның счетларына үтеп керә алган, һәм акчаларны югалтмас өчен аларны «куркынычсыз» счетка күчерергә киңәш итә. Түбәнкамалы шулай эшли дә. Нәтиҗәдә ул 135 мең сум акчасын югалта, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев