Өлкән яшьтәге түбәнкамалы мошенникларга ышанып, ялган таксистка ярты миллион сум акчасын биргән
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Өлкән яшьтәге Түбән Кама кешесе телефон мошенниклары белән аралашканнан соң акчасыз калган.
ыян күрүчегә килешүне озайту өчен «элемтә операторы» шалтырата. Әмма әңгәмәне Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ялган хезмәткәрләре бүлдерә һәм пенсионерканы акчаларын «куркынычсызландырырга» ышандыра.
Хатын-кыз телефоннан сөйләшкән ят кешеләргә ышана һәм үзен такси йөртүчесе дип таныштырган курьерга акчаларны тапшыра. Соңыннан гына ул үзен мошенниклар алдаганын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Түбәнкамалы 500 мең сум акчасын югалта.
Әлеге факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча Идарәсе тарафыннан Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159 маддәсе буенча («Мошенниклык») җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәте.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев