Наркотиклар сатып алган түбәнкамалы җинаять кылуда гаепләнә
Түбән Кама кешесе үз гаебен таныган.
Түбән Камада 22 яшьлек җирле кешене РФ ҖК 228 маддәсенең 2 өлеше буенча җинаять кылуда гаепле дип тапканнар («Зур күләмдә наркотикларны законсыз сатып алу, сату максатыннан башка саклау»).
Суд 2023 елның 28 маенда гаепләнүченең интернет аша 4 мең сумга наркотиклар сатып алуын ачыклаган. Шул ук көнне егет 1,68 г авырлыктагы закладканы барып ала, әмма аны полиция хезмәткәрләре тоткарлый.
Түбән Кама кешесе үз гаебен таныган. Суд аңа сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәүрүм итүне билгеләде, дип хәбәр итә ТР Прокуратурасы.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев