Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Күп акчага кызыгып

Гүзәл зат читтән торып эшләргә дигән тәкъдимгә ризалык биреп, 90 мең сумга якын акчасын югалткан.

21 яшьлек кызга дистанцион рәвештә кыска видеолар ясау һәм карау юлы белән акча эшләү мөмкинлеге турында хәбәр җибәрәләр. Куелган сылтама буенча кереп карагач, билгесез кешеләр аның белән үзләре элемтәгә чыга һәм эш тәртибен аңлата. 

Түбәнкамалы алар җибәргән сылтама белән сайтка кереп теркәлү уза. Озак та үтми заказлар да килә башлый. Беренче заказ өчен кызга мең сум түләргә кирәк була. Әлеге заказны үтәүгә, счетына 1369 сум акча күчә.

Икенче көнне кыз белән кабат элемтәгә кереп, 20 бирем үтәргә кирәклеген хәбәр итәләр. Шул ук вакытта, заказлар бәясе күтәрелгәннән күтәрелә бара. Ул бу эш белән мавыгып китә, тик тора-бара акчасы җитми башлагач, йөргән егетеннән бурычка акча сорый. Тик егете акыллырак булып чыга һәм кызның алдартазлар тозагына эләгүенә төшенә. 

Шуннан соң гына кыз полициягә мөрәҗәгать итә, тик алдартазларга 89,1 мең сум акчасын күчереп өлгергән була инде. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгалтыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев