Кеше дә кызганыч, атлар да...
Түбән Кама районында “Лада Иксрэй” автомобиле өч атны бәрдереп, чокырга “очкан”.
Юл-транспорт һәлакәте кичке сәгать 6лар тирәсендә Ширәмәт – Уратма юлында теркәлгән. Бу хакта ЮХИДИ бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Соңрак ачыкланганча, “Лада” машинасының 65 яшьлек йөртүчесе юлдагы атларны караңгыда күрмәгән. Бәхеткә, ул авариядә җитди зыян күрмәгән, ә менә янәшәсендә утыручы пассажир хатын баш сөяге-ми җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган. Атлар исә үлгән.
Фото: https://ntr-24.ru/
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев