Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Кама Аланы кешесе мошенникларга 400 мең сум акча биргән

Аферистлар аның белән WhatsApp аша элемтәгә кергәннәр.

Түбән Кама районының Кама Аланы поселогында яшәүче 39 яшьлек хатын мошенникларга 400 мең сум акча биргән.

Аферистлар аның белән WhatsApp аша элемтәгә кергәннәр. Шалтыратучы кыз үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштыра һәм хатын-кызга карата мошенниклык гамәлләре башкарыла дип сөйли.

Аннары хатын-кыз белән «банк хезмәткәре» сөйләшә. Ул хатын исеменә кредит рәсмиләштерелүен һәм банкның мобиль кушымтасына кереп тикшерергә кирәклеген аңлата. Кушымтага кереп хатын-кыз чыннан да 400 мең сумлык гариза барлыгын күрә. Әңгәмәдәше җитәкчелегендә ул гаризаны раслый, ә аннары банкка бара һәм бөтен сумманы ала.

Аннары ул бу акчаны мошенник җитәкчелегендә банкомат аша күчерә. Банктан өйгә кайткач кына, ул үзен алдаганнарын аңлый.

«Мошенничество» 159 статьясының 3 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Матбугат чараларында телефон аша алдау турында даими искә төшерүгә карамастан, алар кимеми. Киресенчә, узган ел белән чагыштырганда зыян күрүчеләр саны арта гына бара. Быелның 3 аенда полициягә 130 дан артык гариза килгән, 2022 елның шул ук чорында алар 117 булган.

Моңа кадә без Түбән Камада рейд вакытында 20 шоферга тонировка өчен штраф билгеләнде, дип язган идек.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев