Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Кабат исерек килеш руль артына утырганы өчен түбәнкамалы мәҗбүри эшләргә хөкем ителде

2021 елда исерек килеш йөргән өчен аңа штраф салына һәм ул ел ярымга хокукларыннан мәхрүм ителә.

38 яшьлек түбәнкамалы кабат исерек килеш руль артына утырганы өчен мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән. 

2021 елда исерек килеш йөргән өчен аңа штраф салына һәм ул ел ярымга хокукларыннан мәхрүм ителә. Быелның 18 гыйнварында ЮХИДИ инспекторлары аны тагын руль артында исерек килеш тоткарлыйлар.

Бу юлы инде аңа карата РФ ҖК 264.1 маддәсенең беренче өлеше буенча җинаять эше кузгатыла. Аңа 200 сәгать мәҗбүри эш һәм 2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнүне тыю рәвешендә җәза билгеләнә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев