Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Полиция хәбәр итә

Юл аша чыкканда велосипедыннан төшмәгән

17 гыйнвар көнне, сәгать 22:17 тирәсендә шәһәрнең Җиңүнең 30 еллыгы урамында да юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Шәһәр Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Lada Granta автомобиле белән идарә иткән 44 яшьлек йөртүче 16 нчы йорт каршындагы көйләнелмәгән җәяүлеләр кичүендә 19 яшьлек велосипедчыны бәрдергән. Ачыкланганча, Veliot маркалы электр велосипеды белән барган егет юл аша «зебра» буйлап, велосипедтан төшмичә чыккан.

Ә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, мондый очракта велосипедчы транспорт чарасыннан төшеп, юлны җәяүле буларак кына чыгарга тиеш. Бәрелеш нәтиҗәсендә яшь егетнең кабыргасы авырткан. Ашыгыч ярдәм табиблары аны вакыйга урынында караган, хастаханәгә салу кирәк булмаган. Хәзерге вакытта әлеге очракның барлык шартлары ачыклана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев