Юл аша җәяү чыгарга
Түбән Кама автоинспекторлары велосипедчылар һәм шәхси мобильлек чаралары, мәсәлән, электросамокатлар, гироскутерлар, монотәгәрмәчләр һәм башка шундый җиһазлар кулланучылар өчен аңлатма чыгардылар.
Төп кагыйдә: «Велосипед юлының яки велосипедчылар өчен юл полосасының тәмамлануы» билгесе булган урыннарда һәм җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыннарында, велосипедчы яки электросамокатчы җәяү барырга тиеш».
Әгәр юл хәрәкәтендә катнашучы бу таләпне санга сукмыйча, юлын дәвам итсә, аңа 800 сум күләмендә административ штраф салыначак. Ә велосипедыннан яки самокатыннан төшеп, янәшә барса, ул җәяүле булып санала һәм аңа штраф салынмый.
Түбән Камада 48 километр велосипед юллары бар. Аларның һәркайсында тиешле юл билгеләре урнаштырылган. Шәхси мобильлек чараларына тротуарларда, җәяүлеләр һәм велосипед юлында, паркларда, скверларда һәм йорт ишегалларында йөрү мөмкинлеге бирелә.
Юлның машиналар йөри торган өлешенә чыгу катгый тыела. Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары саклык киемнәре – шлемнар, тезләрне һәм терсәкләрне саклагычлар һәм яктылык кайтаргыч элементлы киемнәр киюне сорый, ә ата-аналардан балаларына юл хәрәкәте куркынычсызлыгы
турында һәр көнне искәртеп торуларын таләп итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев