Ирләрчә «сөйләшкәннәр»
Түбән Кама шәһәр судында Яр Чаллы шәһәреннән булган өч үсмергә карар чыгарылды.
Алар 2018 елның ноябрь аенда 21 нче мәктәп янында бер кыз аркасында сугышканнар. Башта социаль челтәрләрдә бәхәс купкан. Аннары ирләрчә «сөйләшергә» булганнар. Түбән Камага килеп, сугышкан вакытта бер үсмернең башы бик авыр җәрәхәтләнгән. Малайны хәтта Казанга озатканнар. Ул вакытта яшь җинаятьчеләргә карата «Бер төркем кешеләр тарафыннан сәламәтлеккә җитди зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Суд карары буенча, ике үсмер төрмәдә 3,5 ел утырачак, өченчесен дүрт елга хөкем иткәннәр.
Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев