Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Инвестицияләрдән акча эшләргә тырышкан түбәнкамалы 370 мең сум акчасын мошенникларга биргән

Алдартазлар халыкны алдауның яңа схемаларын уйлап таба.

Күбрәк акча эшләргә теләгән түбәнкамалы, инвестицияләрдән файдаланырга тырышып, 370 мең сум акчасыннан колак каккан. 

28 яшьлек түбәнкамалыга таныш булмаган хатын шалтырата һәм инвестицияләрдә акча эшләргә тәкъдим итә. Моның өчен ул әйткән сылтама буенча кушымтаны урнаштырырга һәм «брокер» платформасында теркәлергә кирәк икән. 

Түбәнкамалы ышансын өчен аңа башта аз гына акча кертергә тәкъдим итәләр. Кыз ризалашып, алар күрсәткән сылтама буенча 5 мең сум акча күчерә. Тик күбрәк акча эшләр өчен зуррак сумма кертергә кирәк була. Түбәнкамалыга шалтыратучы ханым аны күбрәк акча эшләү өчен кредит алырга үгетли. Аның сүзләренә ышанып, зыян күрүче алдартазларга барлыгы 370 мең сум акча күчерә, тик үз акчасы да юкка чыга, инвестицияләрдә баеп китү теләге дә чынга ашмый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев