Интернеттан ялган права сатып алган 19 яшьлек түбәнкамалыга карата җинаять эше ачылган
Егетне Южная урамында тукталар.
Түбән Камада ялган таныклык белән машина йөртүчене тоткарлаганнар. Хокук бозучы 19 яшьлек җирле кеше булып чыга. Егетне Южная урамында тукталар.
Документларны тикшергәндә машина йөртүче ялган билгеләре булган машина таныклыгын күрсәткән. Тиздән документның чыннан да ялган булуы ачыкланды, дип хәбәр иттеләр шәһәр дәүләт автоинспекциясендә.
Түбән Кама кешесе сөйләгәнчә, ул машина йөртү таныклыгын интернетта сатып алган. Шикләнелүчегә карата эчке эшләр министрлыгы тарафыннан җинаять эше кузгатылган.
Полиция хезмәткәрләре машина йөртү таныклыгын Дәүләт автоинспекциясендә имтихан тапшырып кына алырга мөмкин, башка очракларда документ ялган дип санала, дип искә төшерделәр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев