Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Ике түбәнкамалы, инвестицияләрдән акча эшләргә өметләнеп, мошенникларга 6 млн сум акча күчергән

Ике факт буенча да җинаять эше кузгатылган.

Түбән Камада яшәүче ике кеше банклар алдында миллионлы бурыч белән калган. Алар «инвестиция»ләрдә акча эшләргә тәкъдим иткән мошенниклар корбаны булган.

Бу ике очрак та бертөрле башлана: түбәнкамалылар интернеттагы игъланнарны күреп ала, кызыксына һәм элемтә өчен номерларын калдыра.

Зыян күргән 50 яшьлек кешегә, акцияләрдә акча эшләргә тәкъдим ителә. Түбәнкамалы аферистлар белән биш ай аралаша. Әүвәл ул 8 мең сум акча керткән, тик үгетләүләрдән һәм зур табыш вәгъдә иткәннән соң миллион сумнан артыграк суммага кредит рәсмиләштерә, эшләнгән акчасын «чыгару» өчен тагын 700 мең сумлык кредит ала. Ләкин ир-ат башка акчаларын күрми, шуннан соң гына ул полициягә мөрәҗәгать итә. Гомумән алганда, ул алдакчыларга 2 млн сум акча күчергән.

Икенче зыян күрүче, 41 яшьлек ир-ат, алдакчыларга 4 миллион сум акча биргән. Әйтүенчә, ул брокер платформасында сәүдә итәм дип уйлый. Башта акчаларны күчерә, табышның артуын күзәтә, аннары өч кредит ала. Табыш акчасын «чыгару» этабында, тагын акча кертү таләп ителә башлагач, моның ялган булуына инана һәм полициягә хәбәр итә. Нәтиҗәдә, ул мошенникларга 4,2 млн сум акча күчерә.

Ике факт буенча да РФ Җинаять кодексының 159нчы «Мошенниклык» маддәсенең 4нче өлеше буенча җинаять эшләре кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев