Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Ике җиңел машина бәрелешкәннән соң 39 яшьлек түбәнкамалы имгәнгән

Пәнҗешәмбе көнне Түбән Каманың Химиклар проспекты һәм Корабельная урамы киселешендә юл-транспорт һәлакәте булган.

«Лада Калина» машинасын йөртүче 39 яшьлек шофер «Лада Гранта» машинасына килеп бәрелгән.

«Лада Гранта» машинасы руле артында 55 яшьлек түбәнкакмалы булган.

ЮТҺ нәтиҗәсендә «Калина»  автомобилен йөртүче хатын-кыз зыян күргән. Табиблар белдерүенчә, аның баш сөяге һәм мие җәрәхәтләнгән, баш мие селкенгән.

Бу хакта Түбән Кама районы буенча ЮХИДИ хәбәр итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев