Җиңел акча шундый ул
Хокук сакчылары башка кеше банк картасыннан акча урлауда гаепләнгән бәндәне эзли.
Полициягә бер ир мөрәҗәгать итеп, үзенең банк картасы югалуы һәм аннан инде кемнеңдер акча алуы турында хәбәр итә. Соңрак билгесез кешенең кибеттә товар сатып алганда бу карта белән түләве ачыклана. Барлыгы ир 5 мең сумлык әйбер алган. Бу хакта ни дә булса белүчеләрне 8-902-719-38-19 номерына шалтыратуларын сорыйлар.
Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев