Яшьләр дә тозакка каба
23 яшьлек түбәнкамалы, алдартазларга ышанып, 900 мең сумга якын бурыч җыйган.
Кыз сөйләвенчә, аңа шалтыратучы билгесез хатын-кыз үзен кәрәзле элемтә компаниясе менеджеры дип таныштырган. Ул түбәнкамалыны «СИМ-картаның гамәлдә булу вакыты тәмамлана», дип алдап, SMS-хәбәр белән килгән кодны әйттерә. Озак та үтми шәһәрдәшебезгә, янәсе, дәүләт хезмәтләре порталы хезмәткәре элемтәгә кергән. Ул кызны «шәхси кабинетыңа алдартазлар кергән һәм синең исемнән кредит алалар» дип куркыткан. Түбәнкамалы шалтыратучыга ышанып, башта банктан кредит ала, ә аннары танышыннан бурычка акча сорый. Нәтиҗәдә, кыз аферистларга 886 мең сум акчасын күчерә.
Шуны искәртәбез: беркемгә дә, бернинди дә саннар, цифрлар, кодлар әйтмәгез, сүзне озакка сузмый, әңгәмәне туктатыгыз. Әгәр тагын шалтыраталар икән, беркемне дә тыңламагыз.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев