Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Полиция хәбәр итә

Яшь егетне тәмам ышандырганнар

Полиция 71 яшьлек түбәнкамалыны 244 мең сум акчасыннан мәхрүм иткән җинаятьчеләрне эзли. Мошенниклар аңа зыян китерү өчен, 17 яшьлек оныгына психологик басым ясаганнар.

Әлеге хәл яшь егеткә «мобиль операторы» исеменнән ялган шалтыратудан башланган. Мошенниклар егетне мәгълүматларын яңартырга кирәклеге турында әйтеп алдаганнар һәм
СМС-код аша егетнең шәхси аккаунтларына керү мөмкинлеге алганнар. Шул рәвешле, алдартазлар
берничә көн дәвамында «эшкәртеп», егетне тәмам ышандырганнар.

Алар үзләрен «Госуслуги», «Центробанк» һәм «ФСБ» хезмәткәрләре итеп күрсәткәннәр. Егетне куркыту өчен, видео элемтә аша бәйләнешкә кергәннәр, ялган таныклыклар күрсәткәннәр һәм хәтта өйдә «онлайн тентү» үткәргәннәр.

Шулай итеп, мошенниклар егетне куркытып, әбисенең телефоныннан 244 мең сум акча күчерергә мәҗбүр иткәннәр. Теләкләре үтәлгәннән соң, мессенджер «кураторы», гаиләсенә зыян салганы
өчен егеттән ачык рәвештә көлә башлый.

Хәзерге вакытта хокук саклау органнары бу факт буенча тикшерү алып бара һәм «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше ачу турында карар кабул итәргә планлаштыра, дип хәбәр итә эчке
эшләр идарәсе матбугат хезмәте.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев