Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Ял көннәрендә Түбән Кама полициясенә мошенниклардан зыян күргән 15 кеше мөрәҗәгать иткән

Гомуми зыян 1 млн 630 сумнан артык тәшкил иткән.

Узган ялларда 15 түбәнкамалы мошенниклык фактлары буенча полициянең кизү частенә мөрәҗәгать иткән. Гомуми зыян 1 млн 630 сумнан артык тәшкил иткән.

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әйтик, 60 яшьлек пенсионерның 144 мең сум акчасын урлаганнар. Алдакчылар аны кемнеңдер аның исеменә кредит алырга омтылуы белән куркыткан. Шундый ук схема буенча 48 яшьлек ир-аттан — 149 мең, ә 45 яшьлек хатын-кыздан 434 мең сум акча урлаганнар.

Өч түбәнкамалы аларның ипзп счетыннан кемдер акча күчерергә тели дигән легендага тотылган. 43 яшьлек ир-ат 113,8 мең сумнан мәхрүм калган, 72 яшьлек хатын-кыз һәм 65 яшьлек ир-ат 45 һәм 48 мең сум югалткан.

28 яшьлек кыз онлайн эшләү мөмкинлегенә ышанган һәм аферистларга 27,9 мең сум акча күчергән.

Тагын берничә түбәнкамалы интернетта мошенникларга алданган. 31 яшьлек җирле кешедән займ сылтавы белән 34 мең сум акча урлаганнар, 30 яшьлек ир-аттан товар сату сылтавы белән — 69 804 сум. 54 яшьлек ир-ат ярдәм күрсәтү сылтавы белән 10 мең сумнан мәхрүм ителгән.

Түбәнкамалылар «инвестицияләрдә» дә зур суммаларын югалтты. 70 яшьлек пенсионер 438,5 мең сум, ә 48 яшьлек ир-ат 116 мең сум акча күчергән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев