Гагарин урамындагы 4 нче йортта пенсионерны талаганнар
25 июнь көнне көндез Гагарин урамындагы 4 нче йортта талау очрагы булган.
Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Билгесез кеше 70 яшьлек пенсионердан 4 мең сум акча һәм азык-төлек урлаган.
Каракны «кайнар эзләр» буенча тоткарлаганнар. Ул элек хөкем ителгән 47 яшьлек ир булып чыга.
Ул урланган акчага хәмер сатып аларга өлгергән булган. Ир-атка карата «Талау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев