Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Полиция хәбәр итә

Гаебен өлешчә таныган

Түбән Камада пневматик пистолеттан кафе хезмәткәренә аткан 36 яшьлек ир-атка карата суд карары игълан ителгән.

Шәһәр суды түбәнкамалыны Россия Җинаять кодексының 213 нче маддәсенең 2 нче өлеше («Хулиганлык») буенча гаепле дип тапты. Суд карары нигезендә, ул 3,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде һәм җәзасын кырыс режимлы колониядә үтәячәк.

Фаҗигале вакыйга 2025 елның 17 октябрендә Тынычлык проспектында урнашкан Shaurma Brazers кафесында була. Тикшерүләрдән күренгәнчә, ир-ат кафе хезмәткәренә пневматик пистолеттан өч тапкыр ата.

Пуляларның берсе хатын-кызның башына тиеп, яра ясый. Табиблар аны сәламәтлеккә җиңел дәрәҗәдәге зыян дип бәяли.

Суд утырышында гаепләнүче үз гаебен өлешчә генә таныган. Шулай да суд аны хулиганлык кылуда гаепле дип табып, ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләгән.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев