Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Ел башыннан Түбән Камада юл-транспорт һәлакәтендә 30 кеше имгәнгән, бер кеше һәлак булган

Җәяүлеләр катнашында 9 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 9 кеше зыян күргән.

Түбән Камада 2024 елның өч аенда 20 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда бер кеше һәлак булган, тагын 30 кеше төрле җәрәхәтләр алган.

Җәяүлеләр катнашында 9 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 9 кеше зыян күргән. Иң еш очраган аварияләр - җәяүлеләр кичүендә — 6 очрак, тагын 3 юл-транспорт һәлакәте җәяүлеләр үзләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу сәбәпле булган, дип хәбәр итә Түбән Кама районы буенча ЮХИДИ идарәсе.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре җәяүлеләрне үткәрмәгән 370 шоферны җаваплылыкка тартты. Хокук бозучы җәяүлеләргә килгәндә, аларның саны ике тапкыр күбрәк булган - 640.

Ел башыннан 162 шофер исерек хәлдә рульгә утырган  өчен тоткарланган. Балигъ булмаганнар катнашында 5 юл-транспорт һәлакәте булган, нәтиҗәдә 6 бала имгәнгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев