Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Полиция хәбәр итә

Эчкән килеш рульгә утырсаң...

Әле ел башланды гына, ә шулай да дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре шәһәрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, исерек хәлдә руль артына утырган 50 ләп түбәнкамалыны машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткән.

Барлык хокук бозучыларга карата административ материаллар төзелгән, ә автомобильләре махсус машина кую урыннарына күчерелгән.

Алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә автомобиль белән идарә итүчеләр һәм медицина тикшерүеннән баш тартучылар административ җаваплылыкка тартыла, дип искәртә автоинспекция хезмәткәрләре. Мондый хәлдә тоткарланган машина йөртүчеләргә 1,5 елдан 2 елга кадәр вакытка «права»ларыннан мәхрүм ителү һәм 45 мең сум штраф яный.

Әгәр бер үк хокук бозу кабатлана икән, бу инде җинаять җаваплылыгы дигән сүз – иректән мәхрүм ителү, шулай ук өч елга кадәр билгеле вазифаларны башкарудан яки кайбер төрле эшчәнлек белән шөгыльләнүдән тыю.

Дәүләт автоинспекциясе, юл йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, машина йөртүчеләрне алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырмаска чакыра.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев