Бәхетсезлек очрагы
Җиде яшьлек кыз бишенче каттан егылып төшкән.
Вакыйга Мурадьян урамындагы 16 нчы йортта булган. Табиблар урынга тиз арда килеп җиткән. Сул балтыры сынган һәм үпкәләре җәрәхәтләнгән баланы реанимациягә салганнар. Бәхеткә, кыз аңында, табиблар аның үзе ашавын да хәбәр иттеләр.
Билгеле булганча, ул башка балалар белән балконда уйнаган. Ачык тәрәзәнең челтәренә таянгач, шул челтәр белән тәрәзәдән төшеп киткән. Моны берничә кеше күреп алган. Пенсионер Валентина Шашина әйтүенчә, кызчык башта хәрәкәтсез яткан, аннары селкенә башлаган, ярдәмгә якында эшләгән төзүчеләр дә килеп җиткән.
Табиблар түбәнкамалыларны балаларны караусыз калдырмавын сорый. Ничек кенә эссе булса да, тәрәзәләрне тутырып ачмагыз – москит челтәре хәтта сабыйны да саклап кала алмаячак.
Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев