Бәхеткә, үзе исән
Тынычлык урамындагы 72 нче йортта хуҗасы йоклаган вакытта балконы янган.
Соңрак ирнең исерек икәнлеге ачыкланган. 10 нчы каттагы лоджиядән чыккан ялкынны урамнан узучылар күреп алып, янгын сүндерүчеләрне чакыртканнар. НТР хәбәрчеләре килеп җиткәндә корымга баткан фатир хуҗасы инде уянган булган. Әмма сөйләшүдән ул баш тарткан. Ирнең иртән торып хәмер эчкәне, аннары тәмәке тарткач, кабат йокларга ятуы билгеле. Балконы тулысынча янган, үзе йоклаган бүлмә исә – корымда. Фаразларның берсе буенча ян-гын сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән чыккан.
Көтәргә күп калмады
11 нче микрорайонда яшәүчеләр трамвай тукталышының куркынычсызлык таләпләренә туры килмәвеннән зарлана.
Бирегә балалар шәһәрнең төрле урыннарыннан килә, чөнки якында гына 22 нче гимназия урнашкан.
Чыннан да, трамвайдан чыккач та, кинәт аска таба төшкән юлдан йөгереп тө-шәсе килә. Ә юл кырыенда киртә юк. Олылар туктап, машина килү-килмәвен карыйлар да бит, ә кечкенә балалар еш кына йөгереп чыгалар. Юл-транспорт һәлакәтләре бу урында даими булып тора.
8 нче һәм 11 нче микро-районның җирле үзидарәсе советы рәисе Гөлүсә Рәшитова әйтүенчә, бу хакта шәһәр җитәкчеләре белән очрашканда сүз даими чыгып торса да, әлегә кадәр чаралар күрелми. Ниһаять, кешеләрне ишеттеләр һәм микрорайон халкы белән очрашуга Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин һәм башка җитәкчеләр үзләре килеп җитте. Тиздән тукталыш мәйданчыгын төзекләндереп, тәртипкә китерергә ниятлиләр. Әлбәттә, киртәләр куелачак, ә юлларга ясалма сикертмәләр урнаштырылачак.
Әмма куркыныч урыннар 22 нче гимназия тирәсендә дә бар. Юлы җимерек, яңгыр яугач су да җыелып тора. Мәктәп диварлары таушалган. Укучыларның ата-аналары җирле үзидарә Советына да, депутатларга да мөрәҗәгать итеп карасалар да, әлегә кадәр җавап булмаган.
– Без мәсьәләләрне хәл итәргә тырышырбыз, мәктәпкә керү урынын сыйфатлы итеп ясарга кирәк, җәяүлеләр, шулай ук, асфальт-бетон түшәмәсен, баскычны тәртипкә китерергә кирәк, – дип аңлата Түбән Кама шәһәре Советы депутаты Максим Сперанский.
Өстәвенә, 2016 елда мәктәп янында ясалган футбол кыры да яңартылачак. Айдар Метшин бу эшләрне мөмкин кадәр тизрәк башкарырга кушты. Август керде, димәк, яңа уку елына да күп калмады.
Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев