Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Бер көндә — ике җәяүле

Түбән Камада узган җомгада җәяүлеләрне бәрдерүнең ике очрагы теркәлгән.

Узган җомгада җәяүлеләрне бәрдерүнең ике очрагы теркәлгән. Ике очрак та машина артка таба хәрәкәт иткәндә булган. 

Беренче очрак Химиклар урамы 32А йорты каршында булган. «Газель» автомобиленең 30 яшьлек йөртүчесе артка хәрәкәт иткәндә 66 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Зыян күрүче бот сөяге җәрәхәте алып, дәваханәгә китерелә. 

Икенче юл-транспорт һәлакәте күрше ишегалдында 40 минуттан соң булган. "Лада Калина"ның 29 яшьлек шоферы, шулай ук артка хәрәкәт иткәндә, 75 яшьлек пенсионер ханымны тапкан. Әлеге хатын-кыз да дәваханәгә китерелгән. Ике авариянең дә сәбәпләре ачыклана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев