Бер ел эчендә Түбән Кама районында каршы як полосага чыгу аркасында ике кеше һәлак булган
19 кеше җәрәхәтләр алган.
Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә каршы хәрәкәт полосасына чыгу авыр нәтиҗәләргә китерә һәм иң куркыныч маневрларның берсе булып тора дип мөрәҗәгать итә.
2024 елда гына да Түбән Кама районында «встречка»га чыгу аркасында 9 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда ике кеше һәлак булган, 19 кеше җәрәхәтләр алган.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тыелган урыннарда узып китү аеруча куркыныч. Бу үлем белән тәмамланган авария китереп чыгарырга мөмкин, дип искә төшерә ГАИ инспекторлары.
«Истә тотыгыз, сезнең һәм юлдагы башка кешеләрнең куркынычсызлыгы сезнең юлдагы гамәлләрегезгә бәйле», — дип мөрәҗәгать итә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев