Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Бәйрәм ялларында Түбән Камада 26 исерек йөртүче хокукларыннан мәхрүм ителгән

Рейдлар алга таба да дәвам итәчәк.

Узган бәйрәм көннәрендә Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исерек килеш машина йөрткән 26 кешене хокукларыннан мәхрүм итте.

Аларның икесе инде мондый хокук бозу өчен җәлеп ителгән булган, шуңа күрә хәзер аларга җинаять җаваплылыгы яный.

«Машина йөртүчеләрне исерек хәлдә ачыклауга юнәлдерелгән профилактик чаралар даими үткәреләчәк. Шул исәптән, элеккечә машина йөртүчеләрне тоташ тикшерү методы киң кулланылачак», — дип билгеләп үттеләр дәүләт автоиснпекциясенең матбугат хезмәтендә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев