Бәйрәм ялларында Түбән Камада 12 исерек машина йөртүчене тоткарлаганнар
Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Узган өч көнлек ял көннәрендә Түбән Кама юлларында ДАИ хезмәткәрләре киң масштаблы рейдлар үткәрде, алар барышында 12 исерек машина йөртүче ачыкланды. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше нигезендә әлеге хокук бозу өчен 30 мең сум күләмендә штраф һәм 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев