Автоинспекторлар түбәнкамалыны тонировка кагыйдәләрен бозган өчен туктаткан
Автомобильче пленканы урында алырга мәҗбүр булган.
Түбән Камада юл-патруль хезмәте инспекторлары тонировка кагыйдәләрен бозган өчен 20 яшьлек йөртүче идарә иткән 14 нче модельле «Лада» автомобилен туктата.
Алгы пыяла, шулай ук автомобильнең алгы ян-як пыялалары караңгы пленка белән капланган, аның яктылык үткәрүчәнлеге закон тарафыннан билгеләнгән минималь күрсәткечтән түбәнрәк булган.
Автомобильчегә инспекторлар административ беркетмә төзегән һәм пленканы салдыру турында таләп биргән. Автомобильче пленканы урында алырга мәҗбүр булган. Пленканы куптарудан баш тарткан очракта, йөртүчегә арест яный, дип хәбәр итә Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте.
Фото: Түбән Кама ДАИ
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев