Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Автоинспекторлар җәяүлеләр кичү урыннарында тикшерүләрне көчәйткән

15-28 сентябрьдә Түбән Кама районында «Җәяүле» оператив-профилактик чарасы үткәрелә.

Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

ЮХИДИ хезмәткәрләре сөйләвенчә, җәяүлеләр күп очракта тәүлекнең караңгы вакытында авариягә эләгә, моңа киемдә яктылыкны кайтаручы элементларның булмавы мөһим роль уйный.

Түбәнкамалыларга юл йөрү өлешен бары тик җәяүлеләр кичү урыннарында чыгарга, ә машина йөртүчеләргә җәяүлеләр кичүе алдыннан тизлекне киметергә кирәклеген искәртәләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев