Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

«Апасының ире» WhatsApp аша түбәнкамалының 35 мең сум акчасын үзләштергән

Әлеге факт буенча РФ ҖК 159 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Түбән Камада WhatsApp мессенджерын куллану белән бәйле мошенниклык очраклары ешайган. Берничә көн элек тагын бер түбәнкамалы аферистлар корбаны булды.

Хатын-кыз сүзләренчә, 10 октябрьдә аңа апасының иреннән 56 мең сум бурычка бирүне сорап хәбәр килә. Зыян күрүченең картасында 35 мең сум акчасы була. Бу сумма «җизни кеше» не канәгатьләндерә, һәм хатын аңа бар булган акчасын күчерә.

Соңрак ул апасының иренә шалтыратып, акчаны алганмы-юкмы икәнен белешә. Җизнәсе аңа аннан бернинди акча сорамавын һәм аның аккаунтына мошенникларның керүен аңлата. Әлеге факт буенча РФ ҖК 159 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев