Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Алдартазлар тик ятмый

Түбән Камада яшәүче ике хатын-кыз мошенникларның яңа алдау ысулы корбаннары булган.

Имеш, аларга онлайн-кибетләрне алга җибәрүдә ярдәм итүләрен сораганнар. 

Башта хатын-кызларга товарларга «лайк»лар куярга тәкъдим итәләр, һәркайсы өчен 30-40 сум акча түлиләр. Бу хатын-кызлар, чыннан да, «лайк«лар өчен акча алган.

«Биремнәрне үтәгәннән соң, миңа 300 сум акча эшләгән булуым турында хәбәр килде. Чыннан да, ул акчалар картама күчте», — дип сөйли мошенникларның беренче корбаны. 

«Хезмәт хакы» алу түбәнкамалыларны бу схеманың эшләвенә ышандыра һәм алар «эш«нең киләсе этабына кушылырга ризалашалар. Шәһәрдәшләребезгә мошенниклар товарларны маркетплейслардан сатып алырга һәм аларны утильләштерүгә җибәрергә кирәклеген әйткәннәр. 

Хатын-кызлар яңадан-яңа биремнәр сатып алалар, ә йолым суммасы аларга «эшне» дәвам итү өчен артык зур була башлый. Шунда алар үзләренең алдакчылар белән эш итүләрен аңлаганнар. 

Беренче хатын-кыз — 67 мең сум, икенчесе 300 мең сум югалткан. Полиция «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эшләре кузгаткан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев