Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Полиция хәбәр итә

Акчасыннан колак каккан

72 яшьлек пенсионер түбәнкамалы мошенниклар корбаны булган. Ул сәүдә үзәге янындагы машина кую урынында таныш булмаган кешегә 1,5 миллион сум акча тапшырган.

Полицейскийлар әлеге мошенниклык схемасында катнашкан кешене тоткарлаган.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, җинаятьчеләр киң таралган алым кулланган. Башта пенсионерга «Госуслуги» аккаунтының ватылауы турында ялган СМС хәбәр килә. Аннан соң телефон аша шалтыраткан «белгечләр» үзләрен төрле ведомство хезмәткәрләре итеп таныштыра. Алар ир-атны барлык саклаган акчасын тулысынча алырга һәм аны «куркынычсыз счетка» күчерү өчен «ышанычлы кешегә» тапшырырга күндерәләр.

Пенсионер курьерны ике сәгать буе сәүдә үзәге янындагы машина кую урынында көтә. Соңрак ул таныш булмаган ир-атка 1,5 миллион сум акча салынган пакетны биреп җибәрә.

Алдануын ул өенә кайткач кына аңлый һәм шунда ук полициягә мөрәҗәгать итә. Оператив хезмәткәрләр арадашчының шәхесен тиз арада ачыклаган. Ул – Казанда яшәүче 20 яшьлек егет булып чыккан. Тикшерү күрсәткәнчә, ул «җиңел акча эшләү» тәкъдимен мессенджерларның берсендә табып, мошенниклар белән хезмәттәшлек итә башлаган.

Хәзерге вакытта егет тоткарланган һәм сак астына алынган.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы гражданнарны тагын бер кат уяу булырга чакыра. Банклар һәм дәүләт органнары хезмәткәрләре беркайчан да акчаны курьерлар аша чит счетларга күчерергә сорамый, дип искәртә белгечләр.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев