Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

«Ак үлем» таратканнар

Шәһәр суды каланың төрле урыннарында — торак йортларның подъездларында, паркларда, эскәмияләр астында һәм башка урыннарда наркотик матдәләр куеп йөргән ике ир-егеткә карата «эш» не карый башлады.

Җинаять эшендә барлыгы 18 эпизод бар. Егетләрнең зур керемле "бизнес«лары озак бармый, алар полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. 

Әлеге егетләрнең берсе билгесез кеше белән килешеп, аннан әзер наркотиклар ала һәм аларны төрле урыннарга куеп чыга. Кереме шул яшерелгән төргәкләр санына бәйле була.

Күпмедер вакыттан соң, әлеге түбәнкамалы бу «эш»- кә дустын да җәлеп итә, анысы күзәтүче ролен үти. Берсе төргәкләрне яшергәндә, икенчесе тирә-юньдәге хәлне күзәтеп торган һәм алай-болай куркыныч сизелсә, шундук хәбәр иткән. 

Аларның машиналарының арткы пассажир утыргычының уң ягындагы машина келәмендә яткан рюкзак эченнән наркотик матдә салынган пакет табыла. 

Түбәнкамалылар сатарга өлгермәгән наркотикларны полиция хезмәткәрләре ала. Хәзерге вакытта судта аларның "эш"ләре карала. Яшьләргә 15 елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев