Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

«Әйберләрен җыеп күршегә киткән». Көнче ир хатынын чәнчеп үтергән

Җинаять эшен судка тапшырганнар.

Алабугада 46 яшьлек ир-атны бергә яши торган хатынын үтергән өчен хөкем итәләр. Бу турыда «Татарстан 24» каналы Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итә, дип яза Интертат.

2 мартта ир белән хатын күршеләргә кунакка керә, табын корып утырганда талаш чыга. 42 яшьлек хатын 46 яшьлек ире белән ачуланыша.

Тикшерү версиясе буенча, ир белән хатын күршеләргә хәмер эчеп утыра. Аннары хатынның өйгә кайтасы килми, ир үзе генә кайтып йоклый. Икенче көнне иртән хатын өйгә кайта, әйберләрен җыя һәм күрше ир-атка күченә.

Ир йокыдан уянгач, пычак ала да хатыны артыннан китә. Ул хатынның муенына пычак кадый. Яраланган хатын урында ук үлә.

Ир гаебен таныган. Җинаять эшен судка тапшырганнар, диелә хәбәрдә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев